news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты 2017 елда авылда торак квадрат метры бәясен раслады

Документ нигезендә, авылда яшь гаиләләр һәм белгечләр дәүләт ярдәмен квадрат метрга 24,3 мең сум исәбеннән алачак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында 2017 елга социаль түләү күләме хисабыннан авылда торак квадрат метры бәясен раслау турында"гы карарын имзалады.

2017 елның 2 мартындагы карар Татарстан Хөкүмәте сайтында басылган. Документ нигезендә, авылда яшәүче яки яшәргә һәм эшләргә кайтырга теләк белдерүче яшь гаиләләр, яшь белгечләрләр торак төзелешенә яки сатып алуда дәүләт ярдәме  квадрат метрга 24,3 мең сум исәбеннән булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100