news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты 19 уку йортына фәнни дәрәҗәне мөстәкыйль рәвештә бирергә рөхсәт итте

Алар арасында Казан (Идел буе) федераль университеты да бар.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). 1 сентябрьдән илнең дүрт фәнни оешмасы һәм 19 югары уку йорты фәнни дәрәҗәләрне мөстәкыйль рәвештә бирә алачак. Шул хактагы карарга Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган.

Моңа кадәр фән кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү, диссертация советы оештыру, аларның вәкаләтләрен билгеләү хокукына Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, тагын берничә югары уку йорты һәм фәнни оешма гына ия иде.

Хәзер әлеге исемлеккә кертелгән уку йортлары арасында Казан (Идел буе) федераль университеты да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot