news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр: Яңартылган «Электрон мәгариф» системасында татарча материаллар булачак

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте.

Министр: Яңартылган «Электрон мәгариф» системасында татарча материаллар булачак
https://tatarstan.ru/

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңартылган «Электрон мәгариф» системасында татарча материаллар булачагын белдерде.

«Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзегән программаны электрон системага тулысынча керттек. «Сәлам» программасы да тиздән кереп бетә. Миңа калса, әлегә икесе җитә. Башкаларын да карарбыз. Укытучыларга аннан материалны алып, дәрескә әзерләнү өчен мөмкинлек тудырылган. Моңарчы ул бөтенләй юк иде бит», – диде Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, алга таба Татарстан укытучылары эшләгән видеодәресләр, шул исәптән татар телендә фәннәрне укыту буенча материаллар урнаштырылачак. Ул техник мөмкинлекләр бар, диде.

«Яңа система эшли башлаганга 5 кенә көн үтте. Кыска вакыт эчендә бөтен әйбер үзгәреп бетә алмый. Шуңа күрә сабырлык кирәк. Барысы да яхшы булачак. Ун көннән мин әйткән сүзләрне искә алырсыз», – диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Брифингта әйтелгәнчә, яңа система киләчәктә укытучыларның эшен җиңеләйтәчәк. Дәрес планнарын, укучыларга кирәкле мәгълүматны әлеге платформадан гына йөкләп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100