news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр яңартылган «Электрон мәгариф» системасына уку елы уртасыннан күчүне аңлатты

«Әгәр уку елы башында яңа системага күчкән булсак, тагын да зур тавыш чыгар иде, чөнки укытучыларны ял вакытында яңалыкка өйрәтәсе була иде», - диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңартылган «Электрон мәгариф» системасына уку елы уртасыннан күчүне аңлатты.

«Мәктәптә ел дәвамында уку процессы бара. Май азагында БДИ, ТДИ башлана. Имтиханнарга 6 меңнән артык педагог кына җәлеп ителә. 5 июльгә кадәр мәктәп бар көченә эшли. Аннары август уртасына хәтле җәйге яллар башлана. Укытучыларга июльдә булса да ял итү мөмкинлеге бирергә кирәк. Август - яңа уку елына әзерлек чоры. Әгәр уку елы башында яңа системага күчкән булсак, тагын да зур тавыш чыгар иде, чөнки укытучыларны ял вакытында яңалыкка өйрәтәсе була иде», - диде Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстан мәктәпләре гыйнвар башында яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Укытучылар, мәктәп администрациясе октябрь-декабрь айларында яңа системада эшләргә өйрәнгән.

Министр фикеренчә, эш барышында яңа системага күчү күпкә уңайлырак. Иң мөһиме, дәресләр өзелми, мәктәп төп эшен туктатмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100