Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министр Владимир Леонов: "2015 елгы дөнья чемпионаты бюджетының төп маддәләре кыскартылмасын өчен тырышачакбыз"
ТР яшьләр эшләр эшләре һәм спорт министры ассызыклаганча, бюджетта каралган барлык ярышлар да булачак
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). ТР яшьләр эшләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Россиядәге икътисади кризисның 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм үткәрүдә ничек чагылыш табуын шәрехләде.
"Бүген төбәк бюджетында да, федераль дәрәҗәдә дә катгый дефицит күзәтелә. Искәртеп узам: спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты бюджеты 3-3,5 миллиард сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта Россия спорт министрлыгы белән бюджет хакында фикерләшәбез, Россия Финанслар министрлыгы белән сөйләшүләр көтелә. Бюджет кыскартылмасын өчен тырышачакбыз. Валюталар курсына килгәндә исә, без "Kazan-Arena" стадионында һәм ватерполо өчен вакытлы корылмаларны төзү эшләрендә кирәкле чит илдән кертелгән җиһазларны илдә эшләнгәннәргә алмаштыру белән шөгыльләнәбез", - дип аңлатып узды ул.
"Март аенда Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко катнашында оештыру комитеты утырыша була. Әлеге вакытка кадәр барлык мәсьәләләрне дә килештереп бетерергә кирәк. Ни үкенеч, без әлегә кризисның нәрсәгә китерәчәген һәм җәй көне ниләр булачагын аңламыйбыз. Әмма бюджетта каралган барлык ярышлар да булачак. Әлегә без курслар аермасы нигезендә туган мәсьәләләрне хәл итәбез", - дип өстәде Владимир Леонов.
Министр хәбәр иткәнчә, чемпионат өчен партнерлар эзләүгә бәйле кыенлыклар бар. Спикер 2013 елда Казанда үткән Универсиада партнерлары белән, чемпионат ачылырга 100 көн кала, берничә килешү имзалануга өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз