news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министр урынбасары экзотик терлек асрауның зур чыгымнар таләп итүен искәртте

Республикада экзотик терлек үрчетү буенча зур фермалар юк, - диде Нәҗип Хаҗипов.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов республикада экзотик терлек үрчетү өчен зур чыгымнар таләп ителүен белдерде. Бу хакта ул терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Бүген экзотик терлек үрчетү зур чыгымнар сорый, чөнки андый төр терлек асрау җылы шартлар булдыруны, андагыча ашатуны, үстерүне таләп итә. Шуңа күрә республикада бу тармак буенча зур фермалар әлегә юк”, - диде Нәҗип Хаҗипов.

Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, Татарстанда экзотик терлек үрчетү буенча эш бизнес рәвешендә генә алып барыла, ә зур масштабларда каралган фермалар әлегә юк.

Бүген Татарстанның Лаеш, Спас районнарында дөя фермалары бар. Биектау районында Африка страусларын һәм Австралия эмуларын үрчетәләр. Балык бистәсе районында марал фермасы бар. Ул республикада кыргый табигатьне һәм хайваннар дөньясын саклау программасы буенча оештырылган. Мараллар - “Кызыл китап”ка кертелгән хайваннар.

news_right_1
news_right_2
news_bot