news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова МХО хәрбиләренә дәваланганнан соң эшкә урнашу турында сөйләде

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 16нчы шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучы махсус операция хәрбиләре белән очрашты. Министр хәрбиләргә ярдәм чаралары һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде, шулай ук аларның сорауларына җавап бирде.

Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм системалы рәвештә күрсәтелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, күбесенчә һөнәри белем булмаган килеш ничек эш табарга дип сорыйлар.

«Бездә, «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга да, аларның гаилә әгъзаларына да бушлай белем бирергә мөмкин. Федераль квота буенча бездә 7600 урын бирелгән. Белем алу өчен мәшгульлек үзәгендә эшсез статусында исәпкә басарга, аннары «Россия эше» сайтында үзең теләгән программаны сайларга кирәк. Бүген 93 төрле программа арасыннан берсен сайлап алырга мөмкин. Укулар 72 сәгатькә, 3-6 айга кадәр дәвам итә», – дип сөйләде Зарипова.

Хәрбиләргә шулай ук үз эшләрен ачуда да ярдәм итәләр. Бу максатка мәшгульлек үзәге ветераннарга - 145 мең, ә социаль контракт 350 мең сум бирә. Быелдан соцконтракт хәрбиләргә керемнәрне һәм күчемсез милекне исәпкә алмыйча бирелә, ә I төркем инвалидлык булганда ул контрактны гамәлгә ашыру хокукын хатынына тапшыра ала.

Сүзен йомгаклап, Зарипова социаль тернәкләндерү мәсьәләләренә кагылды һәм бүгенге көндә республикада 5 үзәк эшләвен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot