Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова 99 яшьлек сугыш ветеранын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Сираҗиевны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Бер айдан аңа 99 яшь тула.
«Бүген, бөек бәйрәм алдыннан, без Бөек Ватан сугышында катнашучыда кунакта. Галимҗан Кыямович данлы сугышчан юл үткән! Ә бер елдан без аңа 100 яшь тулуны бәйрәм итәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте Зарипова.
Министр билгеләп үткәнчә, республикада 6 800дән артык сугыш ветераны яши, шуларның 102се – сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашучылар.
Эльмира Зарипова ветеранга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле открытка һәм бүләкләр тапшырды, 2026 елның республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен искәртте.
Галимҗан Сираҗиев «Германияне җиңгән өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре, Мактаулы дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәре ордены белән бүләкләнгән.
Видео: © «Татар-информ», Чулпан Шакирова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз