Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать министры яшь талантларны Россиядә эшләргә чакырды
Һиндстанның яшь, талантлы белгечләренә эшләү, инвестицияләр кертү һәм эшлекле элемтәләрне үстерү өчен Россиягә барырга кирәк. Бу хакта Һиндстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Пиюш Гоял Нью-Делида «Иннопром. Һиндстан» күргәзмәсенең пленар утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Безнең яшь талантларга килгәндә, Россиягә барыгыз дип әйтәсем килә. Россиягә инвесторлар, экспортерлар буларак барыгыз. Партнерлык, дустанә мөнәсәбәтләрне, яңа бизнес-мөмкинлекләрне актив рәвештә булдырыгыз», – диде ул.
Министр сүзләренчә, Һиндстан яшьләре ике илнең икътисады үсешенә зур өлеш кертә ала. Хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре арасында Гоял дизайн һәм уртак җитештерүне аерып күрсәтте.
«Без бары тик сату-алу белән генә чикләнергә тиеш түгел, икътисадларыбыз синергиядә үсеш кичерсен өчен без актив хезмәттәшлек итәргә тиеш», – дип белдерде министр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз