news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов Россия Дзюдо федерациясенең Рәхмәт хатына лаек булды

Владимир Леонов Россия Дзюдо федерациясенең Рәхмәт хатына лаек булды
Фото: Россия Дзюдо федерациясе

Россия Дзюдо федерациясе президенты Сергей Соловейчик үзенең Рәхмәт хатында ТР спорт министры Владимир Леоновны Татарстан дзюдо мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – Павел Заботкин һәм Антон Фединның Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Ачык кубогында бронза медальләр яулавы белән котлады.

Ул шулай ук министрга төбәктә дзюдо үсешенә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы кубогындагы әлеге уңыш яшь дзюдочылар өчен көчле стимул булыр һәм халыкара аренада Россия дзюдосы позицияләрен тагын да ныгытуга хезмәт итәр дигән ышанычын белдерде.

23 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Ачык кубогы 11-23 ноябрьдә Мәскәү өлкәсендә узды. Ул Россия, Беларусь, Иран, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әфганстан һәм Камбоджадан иң көчле спортчыларны җыйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot