news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр Әсгать Сәфәров «Кварт» ЯАҖ хезмәтчәннәре белән очрашты

Андый очрашуларны елына, кагыйдә буларак, 2 мәртәбә – Милиция көне алдыннан һәм ел тәмамлангач - үткәрә һәм совет чорында ук нигез салынган әлеге традициягә соңгы елларда аеруча игътибар бирелә

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Казандагы «Кварт» ЯАҖ коллективы белән очрашуга килде.

Хезмәт халкы белән сөйләшүгә кергәнче, министр Ә.Сәфәров журналистларның сорауларына җавабында, республиканың хезмәт коллективлары, гади халык белән эчке эшләр органнары җитәкчелеге шундый очрашуларны елына, кагыйдә буларак, 2 мәртәбә – Милиция көне алдыннан һәм ел тәмамлангач - үткәрә һәм совет чорында ук нигез салынган әлеге  традициягә соңгы елларда аеруча игътибар бирелә, диде. Очрашу барышында, гадәттә, эчке эшләр органнары эшчәнлегенә хисап ясала, казанышлар һәм һәр ике якны да кызыксындырган проблемалар күтәрелә. Министр бүген 1,5 меңләп кеше эшләгән һәм резина-техник әйберләр җитештерә торган «Кварт» заводына килсә, иртәгә аның урынбасары Олег Степущенко «Арча уртак кирпеч заводы» ААҖнә, министрның тагын бер урынбасары Евгений Дәүләтшин 15ендә «Элекон заводы» ААҖенә шундый төр аралашуга җыена. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге гел бер үк предприятиегә йөри дигән фикер калырга тиеш түгел, төрлесенә барабыз без, диде министр.

Ә.Сәфәров сүзләренчә, халык белән якыннан аралашулар Казан предприятиеләрендә генә түгел, республикадагы башка предприятие-оешмаларда да уздырыла, шәһәр һәм районнардагы предприятиеләргә ЭЭМ җитәкчелегеннән, төгәлрәге, идарә бүлеге җитәкчеләре һәм урынбасарларыннан кураторлар билгеләнә, халыкка алдан ук шул хакта игълан ителә. «Мондый очрашулар барышында формаль булмаган шартларда аралашып, проблемалы мәсьәләләр хакында белешмә-мәгълүматка өмет ителә, халык белән шул рәвешле әңгәмәләшү без җитәкчелеккә файдага гына, һәм үзенә күрә кире мәгълүмат алу мөмкинлеге бу. Чөнки кул астында эшләүчеләр биргән белешмә бер яклы булса, халыкның да фикерен белү кирәк. Әңгәмәләшүләр вакытында биргән вәгъдәңнең үтәлеше буенча халык алдында җавап тоту да әһәмияткә ия. Моннан тыш, теләгән кеше министрлык вәкилләренә үзләре ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала, без үзара диалогка әзер, шикаятьләр буенча исә, һичшиксез, чаралар күреләчәк», - дип ышандырды министр.

Очрашуны алып барган «Кварт» ЯАҖ генераль директоры Мөслим Хәйретдинов искәрткәнчә, моннан алдагы очрашу эчке эшләр министры урынбасары Ринат Тимерҗанов белән үткән булган. Министрның үзенә сорау-мөрәҗәгатьләр белән чыгучылар күп булды, арада заводка кагылышлысы да. Әйтик, заводның генераль директоры урынбасары, «бер көнлек» фирмалар турында салым һәм эчке эшләр органнарыннан белешмә-мәгълүмат алып булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Чөнки 5-6 ел элек завод 2-3 фирма белән килешү төзегән, соңыннан гына, салым органнары тикшергәч, аларның «бер көнлек» фирма булуы ачыкланган. Алга таба андый проблемалар чыкмасын өчен ярдәм көткән җитәкчелеккә министр булышырга ризалыгын бирде, мәсьәләне уңай хәл итәр өчен махсус документ әзерләнүен белдерде һәм дәүләт заказлары урнаштырылган Интернет-ресурслардагы «кара исемлек»ләргә күз салырга киңәш итте.

Сорау бирүчеләр арасында шәхси проблемалар да кузгатылды, мәсәлән, 10 ел элек урланган автомобиленең язмышы белән кызыксынган әлеге завод хезмәткәренә якын арада җавап бирергә вәгъдә ителде. «Дөресен генә әйткәндә, урланылган транспорт чаралары буенча «эш»ләрнең 50 проценты ачыла. Дөньяның бер илендә дә андый төр җинаятьләр 100 процент ачылганы юк әле», - диде министр.

Хисабында ул теркәлгән җинаятьләр саны соңгы елларда азаюын, соңгы 10 елда кеше үтерү очраклары 2 тапкырга кимүен һәм узган гасырның 70 нче еллар ахырындагы дәрәҗәгә җитүен, ягъни иң тыныч еллардагы кебек булуын басым ясап әйтте. Алдан ниятләп кешегә авыр тән җәрәхәте ясап сәламәтлегенә зыян китерү, хулиганлык һәм кеше талау очраклары да даими кими бара, әмма, икътисади кризис чорында алдан көтелгәнчә, сәүдә нокталарын, складлар басу очраклары күбәйде, дип белдерде Ә.Сәфәров. Узган елны милиция хезмәткәрләре дәүләт хакимиятенә каршы корылган 600 чамасы җинаятьне булдырмый калдырды, ә югалтулар йөз миллионлап исәпләнә. Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Икътисад министрлыгының эшләр белән идарә итүчеләренә, Тәтеш, Балык Бистәсе, Балтач районнары Башкарма комитетлары җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылды, тагын Биектау районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе белән Нурлат районы Әхмәт авыл җире  башлыгы хөкем ителде, дип шәрехләде министр Әсгать Сәфәров.

ТР буенча эчке эшләр министры  Әсгать Сәфәров белән берлектә, очрашуда министрлыкның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский, Казанның Идел буе районы хакимияте башлыгы Равил Кәримов, Казан шәһәре Думасы депутаты Надыйр Хәйруллин һ.б. катнашты.          

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100