news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр Ольга Васильева КФУга Әлмәт дәүләт нефть институтын тапшыру фикерен хуплаган

Шулай ук Казан университетына “Эйдос” һәм Химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәген тапшыру механизмы эшләнә.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Татарстан делегациясе белән очрашуы вакытында Казан (Идел буе) федераль университетына Әлмәт дәүләт нефть инститтутын тапшыру фикерен хуплаган. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр итә, дип белдерә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Хәбәрдә 31 гыйнвар көнне узган Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов катнашкан дип белдерелә.

Очрашуда Ольга Васильева Татарстан Президентының Казан федераль университетына Әлмәт дәүләт нефть институтын тапшыру тәкъдимен хуплаган. Бу күчешкә бәйле барлык сораулар КФУ һәм Әлмәт дәүләт нефть институтының галимнәр советы һәм “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең директорлар советында тавыш бирү проедурасы үткән. Шуңа бәйле республика Хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан университеты вәкилләреннән торган эшче комиссия төзү әһәмияте искә алынган.

Шулай ук Казан университетына “Эйдос” һәм Химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәген тапшыру механизмы эшләнә.

Очрашу ахырында Татарстан делегациясе вәкилләре Ольга Васильеваны республика hәм Казан университеты белән танышырга чакырганнар. Министр чакыруны кабул иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100