Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министр Марат Әхмәтов тиздән Татарстанның мөгезле эре терлек туберкулезыннан арыначагын вәгъдәли
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Баш ветеринария идарәсе уртак коллегия үткәрде
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышы булды. Ведомство җитәкчеләре 2015 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм перспективага планнар билгеләде.
Йомгаклау киңәшмәсендә Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Боровой катнашты. Киңәшмәдә докладлар белән Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады.
А.Хисаметдинов докладында ведомствоның ел дәвамында башкарган эш күләменә тукталды. Хайваннар арасында котыру авыруына бәйле хәлгә ул аерым тукталды. Әйтик, 2015 елда ТРның 42 муниципаль берәмлегендә хайваннар арасында 317 котыру авыруы очрагы теркәлгән, бу, 2014 елга караганда, 2,5 тапкыр артыграк. 2015 елда белгечләр тарафыннан республикада хайваннар арасында котыру авыруын кисәтү буенча ике айлык үткәрелгән. 2016 елда котыру авыруына каршы вакцинация күп хайванга ясалачак - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты әлеге максатка 500 мең доза вакцина бүлеп бирде, дип белдерде А.Хисаметдинов.
Докладчы агымдагы елда яңалыкларны тормышка ашыру планнарын да бәян итте. Аерым алганда, иткә, ит продуктларына ветеринар-санитар экспертиза үткәргән вакытта файдаланыла торган ветеринар келәймәләрнең яңа исемлеге расланган.
Ул кадрлар белән тәэмин ителешкә дә кагылып узды. Хәзерге вакытта ветеринария белгечләреның уртача яше 49 яшь тәшкил итә, гәрчә эшкә урнашкан вакытта яшь белгечләргә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелсә дә. Вузны тәмамлаганнан соң, өч ел дәвамында ветеринар академияне тәмамлаучыга төп хезмәт хакына 10 мең, урта белемле белгечкә 8 мең сум өстәмә акча түләнә, махсус әзерлексез хезмәткәргә 5 мең сум өстәлә. Моннан тыш, югары уку йортын яңа тәмамлаучыга эшкә урнашкан вакытта матди ярдәм күрсәтелә. А.Хисаметдинов сүзләренчә, соңгы дүрт айда эшкә 54 белгеч алынган, әмма авылларда барыбер ветеринарлар җитми.
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сүзләренчә, Россиядә азык-төлеккә эмбарго кертелгәннән соң, күзәтү органының роле шактый арткан. Узган ел идарә тарафыннан 4 меңнән артык контроль-күзәтү чарасы башкарылган, алар барышында закон бозуның 1,6 мең очрагы ачыкланган, административ хокук бозулар турында 1,2 мең беркетмә төзелгән, штраф санкцияләренең гомум күләме 8 млн сумнан арткан, бу исә узган елгы дәрәҗәдән 62 процентка күбрәк.
Былтыр идарә белгечләре, ветеринария хезмәте белән берлектә, республика территориясендә Африка дуңгыз чумасын кисәтү буенча зур эшләр башкарылган. 2016 елда хайваннар арасында котыру, туберкулез һәм лейкоз кебек йогышлы авыруларны кисәтү эшләрен көчәйтергә кирәк, дип саный докладчы.
Сергей Данкверт һәм Владимир Боровой, Татарстан күзәтү ведомстволары эшенә югары бәя бирде һәм әлеге органнарның хезмәткәрләре бер-берләре белән генә түгел, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта алар кадрлар потенциалына игътибар бирергә, ветеринар кадрларны әзерлек системасын яңадан карарга өндәде.
ТР Премьер-министры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мәскәүдән килгән белгечләргә Татарстан күзәтү органнары эшен анализлаган өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, тиздән Татарстан мөгезле эре терлек арасында туберкулездан, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә лейкоздан арыначак, шулай ук хайваннар арасында котыру авыруын киметәчәк, дип вәгъдә итте.
Алга таба ул әйләнештән чыгарылган авыл хуҗалыгы җирләренә күчте. "Бездә ташландык сөрүлекләр булырга тиеш түгел. Җир - бездә булган иң кыйммәтле нәрсә", - дип ассызыклады министр.
Фотосурәт shn.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз