Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министр Марат Әхмәтов: “Быел без халыкны Россия азык-төлеге белән тәэмин итәргә тиеш”
Уртак коллегиядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чыгыш ясады
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышы узды. Анда 2014 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм 2015 елга перспективалы юнәлешләр билгеләнде.
Хисап ясау киңәшмәсенә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре, күрше республикалардан күзәтчелек органнары хезмәткәрләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының структур бүлекләре хезмәткәрләре катнашты. Видеоконференция режимында узган киңәшмәне ТР муниципаль районнары, Татарстан эре агрохолдинглары һәм компанияләре башлыклары күзәтте. Коллегиягә ТРның элеккеге Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров һәм башка кунаклар чакырылган иде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында ике структура бүлекләре эшенә дә уңай бәя бирде. Аграр ведомство башлыгы чит илдән азык-төлек кертүне чикләү шартларында туклану продуктлары бәясе артуга тукталды. Ул үзен, вазгыять көн саен диярлек үзгәреп торганда, эшләве кыенлашкан эшмәкәр роленә дә куеп карады.
“Безнең республика Россиянең башка субъектлары өчен үрнәк булырга тырыша, - бу хакта җитештерү күрсәткечләре сөйли. Без барлык юнәлешләр буенча үсеш динамикасына ия. Алга таба да шулай эшләү кирәк”, - дип фикерен белдерде министр. Ул Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен хәлне исәпкә алып эшләүләрен сорады. Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан базарларында кинәт ит бәясе артты. “Бу вазгыятьтә кем гаепле һәм аны ничек тотрыклы итәргә?” – диде М.Әхмәтов.
“Быел бар көчебезне авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру һәм халыкны Россия азык-төлеге белән тәэмин итүдә эчке резервларны мобилизацияләүгә юнәлдерү зарур. Моның белән бәйле рәвештә, терлекнең баш санын сакларга һәм арттырырга кирәк”, - дип билгеләп үтте министр ветеринария табиблары һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләре бурычын.
Бу ведомстволарга һәрвакыт авыл хуҗалыгы җитештерү сагында торырга туры киләчәк, дип билгеләп үтте М.Әхмәтов. Узган атнада республика районнарының берсендә 15 хуҗалык базасында терлекләрнең баш саны кимүнең 900 очрагы ачыкланган. “Бу безнең җитешсезлек. Бу очрак минем үзем өчен дә күңелсез хәл, мин дә ветеринария табибы. Бу очракта мин министр буларак эшләп бетермим булып чыга”, - диде М.Әхмәтов.
Россия 28 процент чамасы сөтне читтән кертә. “Читтән кертелә торган товарларны алмаштыру шартларында бу бушлыкны ник Татарстан тулыландырмый? Безнең эчке резервлар зур. 2015 елда без нәтиҗәләр буенча аерылып торырга тиеш”, – дип максат куйды ведомство хезмәткәрләре алдына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз