news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр Ленар Сафин татарстанлыларны Тимер юлчылар көне белән котлады

“Тимер юл челтәре – республика транспорт инфраструктурасының иң мөһим өлеше”, дип билгеләп үтелгән телеграммада

 (Казан, 2 август, «Татар-информ»). ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин бу тармакта мәшгуль булган бөтен татарстанлыларны бүген билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре - Тимер юлчылар көне белән котлады.

“Тимер юл челтәре – Татарстанны Россиянең барлык төбәкләре белән тоташтыручы республика транспорт инфраструктурасының иң мөһим өлеше.

Республика икътисады өчен тимер юл буенча йөк ташу мөһим булып тора. Ел саен тимер юл транспорты белән 15 млн тоннадан артык йөк ташыла һәм киләчәктә яңа сәнәгать егәрлекләре, бигрәк тә Кама кластеры гамәлгә куелгач, бу күләм арттырылачак.

Татарстан – шәһәр яны тимер юллары хезмәтләрен үстерүче аз санлы төбәкләрнең берсе. Безнең республика җитәкчелеге алдына электричкаларны бетерү яки сизелерлек кыскарту мәсьәләсе куелмады, чөнки алар социаль әһәмияткә ия. Әгәр 2014 ел ахырында тимер юл машрут челтәре 65 маршруттан торса, хәзер безнең территория буенча 95 маршрут гамәлдә. Ел саен шәһәр яны электричкаларында 7 млн чамасы пассажир йөри.
Татарстан Республикасы “Россия тимер юллары” ААҖ белән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләрендә, бу тимер юлчыларга, шулай ук республика алдындагы бурычларны хәл итүдә яңа юллар табу мөмкинлеге бирә.

Хөрмәтле тимер юл хезмәткәрләре! Сезне  һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә сыйфатлы эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә хезмәт уңышлары, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим”, - диелгән министрның котлау хатында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100