news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр Э.Фәттахов: “Бөтен балалар да бер үк төрле сәләтле булып туа, аларга ярдәм итәргә генә кирәк”

"Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

 (Казан, 15 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Конкурс 2014 елның 10 ноябреннән алып 2015 елның 10 мартына кадәр уздырылган. Бәйгедә 300 укучы үзләренең 622 эшен тәкъдим иткән. Иң актив катнашучылар арасында Татарстанның Аксубай, Балтач, Актаныш, Минзәлә районнары мәктәплерендә белем алучы һәм Казан, Яр Чаллы калаларыннан, шулай ук, Башкортстан, Марий Эл Республикаларыннан булган.

Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау.

Конкурста катнашучылар өч номинациядә − "Яшь шагыйрь", "Яшь прозаик", "Яшь драматург" иҗади көч сынашкан. Аларны 5-7 нче сыйныф, 8-9 нчы сыйныф, 10-11 нче сыйныф яшь категорияләренә бүлеп бәя бирелгән. "Яшь драматург" номинациясендә исә 8-9 нчы сыйныф һәм 10-11 нче сыйныф яшь категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнгән.

Иң элек "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңү яулаган башлангыч сыйныфларда укучы иң кечкенә 10 катнашучыны билгеләп үттеләр. Аларны котларга сәхнәгә РТ Язучылар берлеге рисе Рафис Корбан күтәрелде. "Бүген зур бәйрәм. Бу тантанада татар әдәбиятының киләчәге барлана. Аның киләчәге менә шул мәктәп балалары кулында", - диде ул һәм җиңүчеләрне котлап, аларга үзләре өстендә эшләргә, алга таба да иҗатларын үстерергә өндәде. Рафис Корбан сүзләренчә, бәйге Татарстанның берничә төбәге Әлмәттә, Яр Чаллыда, Казанда, Арчада һ.б. җирләрдә уздырылган. Узган ел конкурста катнашучыларның саны 700 дән артык булган, әмма жюри әгъзалары быел таләпләрне кырыслаткан һәм әсәрнең олылар кулы белән язылганы сизелсә, ул эшләрне кабул итмәгән.

Драматургиягә багышланган номинациядә җиңүчеләрне "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов бүләкләде. "Безнең милли мәгарифебез иҗатчыларыбызның өлгерү вакытларын тизләтә. Без редакция белән төрле мәктәп-көллиятләрдә булабыз һәм анда белем алучыларның бөтенләй башкача иҗат итүен күрәбез", - дип җиңүчеләрне тәбрикләде һәм югары бәя алган әсәрләрнең "Казан утлары" журналында басылачагына вәгъдә бирде.

Яшь шагыйрьләрне ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиев: "Мин бу көнне әдәбият бәйрәме генә түгел, милләт бәйрәме дип атар идем. Алар милләт киләчәге дә, чөнки алар әдәбиятка кереп, милләтнең алдагы көнен хәл итә торган буын. Шул конкурста катнашып, бу сәхнәдә басып торуы да аларның киләчәгендә, иҗатында зур роль уйнаячак. Киләчәктә алардан зур әдипләр үсеп чыгар", - диде һәм катнашучыларның башка төбәкләрдән дә булуына сөенүен белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: "Бу бәйрәм һәрбер районда үтә, һәр төбәктә үз шәхесләренә багышланган кичәләр уздырыла иде. Менә ике ел инде ул зур күләмле итеп үткәрелә башлады. Бүгенге кичәнең максаты арабызда булмаган әдипләр хакында хәтер яңарту, аларны укучылар хәтеренә сеңдереп калдыру. Мин гел әйтеп киләм: бөтен балалар да бер үк төрле сәләтле булып туа, аларга ярдәм итәргә генә кирәк. Быелгы конкурста Россиянең 12 төбәгеннән яшь иҗатчылар катнашкан, киләсе елга ул тагын да зуррак күләмдә уздырылыр дип уйлыйм", - диде һәм катнашучыларга, аларга белем бирүче укучыларга рәхмәт белдерде.

КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов конкурсның гран-приена ия булучыны үзләренең институтына имтиханнарсыз кабул итәчәкләрен хәбәр итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган конкурсның гран- прие Аксубай районы Яңа Ибрай авылының М. И. Абдрахманов исемендәге урта мәктәбе укучысы Рузилә Әмировага тапшырылды. Башка номинацияләрдә җиңүчеләренә дипломнар, бүләкләр һәм конкурс сыннары бирелде. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар арасында "Ләйсән" вокаль ансамбле, "Талисман", "Казан" бию ансамбльләре бар иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Яшь йөрәкләр" спектакленнән өзек күрсәтте, яшь шагыйрьләр үз әсәрләрен укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100