news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр Айрат Фәррахов Мәскәүдә коллегия утырышында катнаша

ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов РФ Хөкүмәт йортында узучы Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының коллегия утырышында катнаша

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов РФ Хөкүмәт йортында уза торган Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнаша. Утырыш министр Татьяна Голикова рәислегендә уза.
Коллегиядә министрлыкның 2009 елдагы эш нәтиҗәләре карала һәм 2010 елга планнар билгеләнә. Анда Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы җитәкчелеге, РФ Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәте, Россия Федераль җыелышы, илебез субъектлары, гомумроссия һөнәри берләшмәләре, фәнни-тикшеренү һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнаша. Бу турыда республикабыз Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100