news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министр Алиханов: Россия fashion-базары чит ил маркалары киткәннән соң ныгыды

Чит ил брендларының Россия кием һәм аяк киеме базарыннан китүе кризис түгел, ә үсеш өчен стимул булды. Бу хакта РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Соңгы елларда чит ил компанияләре киткәннән соң барлыкка килгән бушлыкларны алган Россия маркалары саны сизелерлек артты. Бу брендлар җитештерүне үстерделәр һәм массакүләм кулланучылар белән эшләргә өйрәнделәр.

Министр билгеләп үткәнчә, эчке базарда илебез җитештерүчеләре чит ил компанияләре белән арзан һәм урта бәя сегментларында конкуренциягә сәләтле.

Тулаем алганда, Россия текстиль предприятиеләре дөнья трендларына иярергә тырыша, ди ул. Аерым алганда, алар хәзерге шартларда кирәкле материаллар, синтетик тукымалар һәм мембраналар чыгарганда инновацион чишелешләр куллана.

news_right_1
news_right_2
news_bot