Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Мәдәният министрлыгы быел «Алтын мөнбәр» фестивален үткәрү өчен 3 млн сум бирәчәк
РФ Мәдәният министрлыгы «Алтын Мөнбәр» XXII Казан кинофестивален уздыру өчен 3 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Шул хактагы мәгълүматлар Россия Федерациясе Кинематографистлар берлегенең Продюсерлар һәм кинопроцессны оештыручылар гильдиясе сайтында урнаштырылган.
Россия Мәдәният министрлыгы 2026 елда барлыгы 87 кино чарасына ярдәм итәчәк. 465 миллион сумның 88 миллионын төбәк оештыручылары алачак. 48нче Мәскәү халыкара кинофестивален уздыруга - 125 миллион, «Зимний» авторлык киносы 5нче ачык Россия кинофестиваленә - 20 миллион, IX Якутия халыкара кинофестивален үткәрүгә 2,5 миллион сум бүлеп бирелгән.
Искәртеп үтәбез, узган ел Россия Мәдәният министрлыгы «Алтын мөнбәр» кинофестивален үткәрүгә 2 миллион сум акча бүлеп биргән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз