news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә больничныйның минималь күләме көненә мең сумга диярлек артачак

Россиядә больничныйның минималь күләме көненә мең сумга диярлек артачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2027 елда Россиядә больничныйның минималь күләме көненә якынча мең сумга кадәр артачак РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта белгеч ачыклык керткәнчә, төгәл сумма кешенең авырып киткән аена бәйле булачак. «2027 елның гыйнвар, март, май, июль, август, октябрь һәм декабрь айларында (31 календарь көн булган айларда) авырган бер көн өчен минималь түләү 933,39 сум тәшкил итәчәк», – дип хәбәр итте ул.

28 көнлек февраль аенда тәүлеклек түләү 1033,39 сумга кадәр артачак. Үз чиратында, 30 көн дәвам иткән апрель, июнь, сентябрь һәм ноябрь айларында ул 964,5 сум булачак.

Көндәлек пособиенең минималь күләме хезмәт хакының минималь күләмен билгеле бер айдагы календарь көннәр санына бүлү юлы белән исәпләнә, дип аңлатты икътисадчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot