news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр күтәрү турында канун проекты әзерләнә

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шундый эшне гамәлгә ашырырга кушты.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев минималь хезмәт хакы күләмен эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумына кадәр күтәрү турында канун проекты әзерләүне йөкләде. Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге бурычны хөкүмәт башлыгы Дәүләт Думасында Кабинетның 2016 ел эш нәтиҗәләре хисабыннан соң йөкләгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Йөкләмәләр исемлегендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау, Финанс, Икътисади үсеш министрлыкларына минималь хезмәт хакы күләмен эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумына кадәр күтәрү турында федераль канун проекты әзерләп, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертү кирәклеге әйтелгән.

19 апрельдә Дәүләт Думасында һәр елны ясалучы хисапта Медведев хөкүмәтнең минималь хезмәт хакы күләмен һәр елны даими рәвештә арттырылып килүен җиткерде. Узган ел ул 7500 сумга җиткән булса, быелның 1 июленнән 7800 сумга кадәр күтәреләчәк. Премьер шулай ук якындагы берничә елда минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәреләчәген вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100