Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына җиткерү өчен, төбәкләргә 36 млрд сум бүлеп бирелгән
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәтнең резерв фондыннан төбәкләргә акча бүленүен хәбәр иткән.
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү өчен, хөкүмәтнең резерв фондыннан төбәкләргә 36 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу турыда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әйткән. Әлеге хәбәрне "Интерфакс" язды.
“Без төбәкләр өчен әлеге теманың әһәмиятле булуын беләбез. Алар бу мәсьәләне җиңел генә хәл итә алмый. Мин минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр арттыруны күз алдында тотып әйтәм”, - дигән Д.Медведев Россия Федерациясе Советының Палата советы әгъзалары белән очрашуында.
Д.Медведев әлеге мәсьәләдә төбәкләргә, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәген әйткән. “Әлеге максатларга хөкүмәтнең резерв фондыннан 36 млрд сум бүлдек инде. Мин документны имзаладым, әмма әле өстәмә финанслау турындагы мәсьәлә буенча эшләячәкбез”, - дигән Медведев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз