news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минималь хезмәт хакын арттыру турында закон проекты Думага кертелде

2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 12 130 сум булачак.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы 30 сентябрьдә Думага кертелгән закон проектында 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 12 130 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Ул Россиядә эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең 2019 елның II кварталы өчен тулаем яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

2017 елның 28 декабрендәге Федераль закон (№ 421-ФЗ) нигезендә хезмәткә түләүнең минималь күләмен эшкә яраклы халыкның яшәү минимумына кадәр арттыру өлешендә законнарга үзгәрешләр кертелде. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап һәм алга таба ел саен минималь хезмәт хакын елның 1 гыйнварыннан башлап хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменең 100 проценты күләмендә билгеләнүе күздә тотыла.

2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 11 280 сум күләмендә билгеләнгән, бу 2018 елның II кварталы өчен тулаем ил буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә.

Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 12 130 сум итеп билгеләргә тәкъдим ителә, бу исә 2019 елның II кварталы өчен тулаем Россия буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә.

Закон проекты 2019 елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралды һәм хупланды
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100