news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәреләчәк

Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин  минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәрү турындагы законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 9 мең 489 сум күләмендә билгеләргә. 2019 елның 1 гыйнварыннан һәм алга таба ел саен 1 гыйнвардан башлап хезмәткә түләүнең минималь күләме федераль закон нигезендә алдагы елның икенче кварталы өчен Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләмендә билгеләнә», - диелә документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot