Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар театры тарихы турында мини-сериал федераль каналда күрсәтеләчәк
Татар театрының 120 еллыгына багышлап төшерелгән «Алтын хәрефләр» мини-сериалы «Россия-Культура» федераль телеканалында күрсәтеләчәк. Мини-сериалны 7-11 декабрьдә 13:00 сәгатьтә карарга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгының МАКС каналында.
Сериалда татар театрының барлыкка килү һәм формалашу тарихы турында сүз бара. Актерлар катнашында аның үсешендәге төп этапларны сәнгатьчә реконструкцияләү проектка нигез итеп алынган.
Картинаны Татарстан Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Сәйяр» татар милли театр сәнгатенә ярдәм итү фонды төшергән. Продюсеры – республиканың халык артисты Фәнис Җиһаншин, режиссеры – Андрей Лысяков.
Фото: https://max.ru/mincultrt
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз