news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мини-футбол ярышында Теләче электр челтәре командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулады

Җиңүче команда В.П.Калинин истәлеге күчмә кубогына ия булды

(Теләче, 5 июль, “Татар –информ”, "Теләче"). Кукмара шәһәренең “Ялкын” спорткомплексында Алабуга электр челтәре филиалларында хезмәт куючы һөнәр ияләре, чираттагы мини-футбол ярышына җыйналды. Ярышта Теләче командасы да катнашты, диелә район хәбәрендә.

Быел икенче мәртәбә үткәрелүче ярыш, Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, 30 ел дәвамында Кукмара электр челтәрендә җитәкчелек иткән Калинин Виктор Петрович истәлегенә уздырылды. Биредә 7 команда көч сынашты: Кукмара, Теләче, Саба, Әгерҗе, Мамадыш һәм Алабуга шәһәреннән ике команда килгән иде. Ачык һавада узган хәрәкәтчән уенга, көннең дә кызу булуы уенчыларга берникадәр кыенлыклар тудырды. Әмма һәр команданың җанатары, төшенкелеккә бирелергә ирек куймады. Шунысы игътибарга лаек, Теләче командасы финалга бары тик җиңүләр аша якынайды.

Күпкә көчлерәк күренгән Саба командасы белән финал уенында Теләче электр челтәре командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулады һәм В.П. Калинин истәлеге күчмә кубогына ия булды. Уен нәтиҗәләренә килгәндә беренче өчлектә: Теләче, Саба, Мамадыш районнарыннан килгән командалар урын алды. Җиңүчеләргә медальләр, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Теләче командасы составында: Илнар Нәҗметдинов, Руслан Мугтасимов, Илдар Киямов, Рәсул Фазлиев, Артур Шабанов, Евгений Кузьмин һәм капкачы Руслан Имамиев.

Шулай ук әлеге турнирның иң яхшы һөҗүмчесе исеменә дә Теләче егете Илнар Нәҗметдинов лаек булды. Егетләрне җиңүләре белән тәбрикләп, эшләрендә уңышлар телибез диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot