news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мини-фермалар төзелеше буенча программада катнашырга теләк белдергән районнар билгеле

17 муниципаль районнан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзелеше буенча 38,6 млн сумлык субсидиягә 130 гариза килгән.

Мини-фермалар төзелеше буенча программада катнашырга теләк белдергән районнар билгеле
Архив

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Мини-фермалар төзелеше буенча программада катнашырга теләк белдергән районнар билгеле. Аларны Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров атады.

9 июньгә 17 муниципаль районнан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзелеше буенча 38,6 млн сумлык субсидиягә 130 гариза килгән. Бу Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Балтач, Буа, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнары.

Министр әйтүенчә, мини-фермалар төзелеше буенча сигез сыерга кадәр малы булган хуҗалыкка 400 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Биш сыерга кадәр асраучыларга 200 мең сум ярдәм каралган. Бу программага быел 80 млн сум акча салына. 

Марат Җәббаров сыерлар сатып алуга да субсидияләр бирелүен, лейкозлы сыерны алмаштыруга өстәмә 10 мең сум түләнүен искәртте. Бу максатларга 8 млн сум акча бүленә.

Министр быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга биш юнәлеш буенча барлыгы 477,5 млн сум күләмендә ярдәм каралганын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot