news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мини-ферма төзергә теләүчеләргә мөмкинлек бирергә кирәк - Рөстәм Миңнеханов

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Алексеевск муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Мини-ферма төзергә теләүчеләргә мөмкинлек бирергә кирәк - Рөстәм Миңнеханов
http://president.tatarstan.ru/

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов озата йөрде.

Алексеевск муниципаль районы басулары өстеннән очып узганнан соң, Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән Урта Тигәнәле авылындагы «Алга» күмәк хуҗалыгы басуында очрашты.

Кыр эшләренең барышы турында Сергей Демидов сөйләде. 20 майга язгы культуралар 41,2 мең га чәчелгән, бу – планның 73%ы. Шул исәптән язгы бөртеклеләр 24,4 мең га чәчелгән (фаразга карата 89%), орлыклык кукуруза– 2,5 мең га (90%), көнбагыш – 4,3 мең га (40%), рапс – 0,6 мең га (51%).

«Игенчелек буенча аерым кисәтүләр юк, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Алексеевск районында терлекчелек продукциясен җитештерү буенча кулланылмаган резервлар бар».

Татарстан Президенты шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары мәсьәләсенә дә тукталды. «Авыл кешеләре мини-ферма төзергә тели икән, аларга мондый мөмкинлек бирергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot