Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңгол Галиевның 85 яшьлек юбилее уңаеннан бәйрәм кичәсе узды
27 августта җырчы, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевның 85 яшьлек юбилее уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Юбилярны котларга Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе Зилә Вәлиева, Миңгол абыйның туганнары, дуслары, иҗатташлары, укучылары килгән иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Юбилей кичәсен Ильяз хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Бәйрәм вәгазьләр, мөнәҗәтләр, озын халык көйләре, котлаулар белән үрелеп барды. Миңгол әфәнде үзе дә, укучылары да, кунаклар да җырладылар. Җырга, моңга, ихлас теләкләргә төрелгән җылы юбилей кичәсе «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
- Миңгол Галиев 1941 елның 27 августында Татарстан Республикасының Мамадыш районы Иске Комазан авылында туган. Кечкенәдән иҗатка тартылган егет Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. Миңгол Галиев күп еллар дәвамында Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында педагогик һәм фәнни эшчәнлек алып барды. Мөгаллимлек белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлегендә дә актив катнашты, музыкаль конкурсларда жюрида эшләде.
- Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз