news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңгол Галиев: Татар халкының башкалардан аермалы ягы – авызны ачмыйча җырлау

Миңгол Галиев: Татар халкының башкалардан аермалы ягы – авызны ачмыйча җырлау
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты, профессор, җырчы Миңгол Галиев фикеренчә, татар халкы авызны ачмыйча җырлау белән башка халыклардан аерылып тора. Бу хакта ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгындагы чыгышында әйтте.

«Минемчә, татар халкының башка халыклардан аермалы ягы - авызны ачмыйча җырлау. Эстрадада 60 ел җырлыйм. Безнең телебез дә, моңыбыз да бөтен дөнья халыкларының күңелләренә үтеп керә. Болгария, Румыния, Чехословакия, Төркия, Япония, Швециядә чыгыш ясаганда мин бит алар телендә түгел, ә Тукай телендә - татарча җырладым. Япониядә тулы зал алдында чыгыш ясаганда миңа сорау бирделәр: «Авызыгызны да ачмыйсыз, ничек җырлый аласыз?» – диделәр», - ди ул.

Миңгол Галиев халкыбызның традициясе шул – ихлас хисләрне тапшырыр өчен авызны зур итеп ачып җырлау мөһим түгел, дип әйткән.

«Бүгенге көндә Италия һәм рус вокал мәктәбендә авызны зур итеп ачып җырлау кагыйдәсе бар. Мин төрле халыклар белән танышканда әниемнән ишеткән мөнәҗәтне әйтеп күрсәтәм. Аны мин ачык авыз белән башкармыйм. Исән чагымда миннән киңәш сорап калсыннар иде, татар халкына зыяным юк. Тукай теләгән мәктәпне булдырдым, минем аны бөтен дөньяга пропагандалыйсым килә. Әмма мине җырчыга да санамаучылар бар. «Нинди җырчы булсын, авызын да ачмый бит ул!» – диләр», - ди артист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100