news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңгол Галиев: Мин дүрт яшьтән үк мөнәҗәтләрдә тәрбияләнгән

Миңгол Галиев: Мин дүрт яшьтән үк мөнәҗәтләрдә тәрбияләнгән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның халык җырчысы, «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгеснең жюри рәисе Миңгол Галиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында мөнәҗәт йөрәктән чыгарга тиешлеге турында сөйләде.

«Мөнәҗәт ул йөрәктән чыккан фикерләрне Аллаһы Тәгаләгә әйткән кебек. Һәр башкаручының йөзе, хәрәкәте дә эчтәлеккә туры килергә тиеш. Мөнәҗәт ягымлы аваз аша татар халкы йөрәк хисләрен аңлата. Мин 4 яшьтән үк мөнәҗәтләрдә тәрбияләнгән», – диде Миңгол Галиев.

Ул мөнәҗәтнең ничек башкарылырга тиешлеген дә аңлатты. «Тукай теләгәнчә, авызны зур ачмыйча, хискә нигезләнеп, вокаль техника белән түгел, җан җылысы белән Аллаһы Тәгаләгә дәшү ул», – диде жюри рәисе.

Бу бәйгене Миңгол Галиев беренче сынау дип атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot