Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«MINGAZOV» татар кавер-төркеме быел беренче альбомын чыгарырга җыена
Альбомда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рахманкулов кебек легендар җырчыларның җырларына каверлар була.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел «MINGAZOV» татар кавер-төркеменең беренче альбомы чыгуы көтелә.
«2022 елга планнар бик зурдан. Быел беренче альбомны ясый башладык. Безнең максат — халык җырларының хәзерге аранжировкада яңгыравын күрсәтү. Альбомда 15 җыр тупланса, әйбәт булыр дип уйлыйм. Ул — бик зур эш. Анда милләтнең байлыгы һәм горурлыгы булып саналган җырлар керер», — дип сөйләде төркемнең продюсеры Роман Тушев.
Продюсер сүзләренчә, анда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рахманкулов һәм башка татар музыкасы легендаларының җырларына каверлар булачак. Роман Тушев татар иҗатының үзенә якын булуын да ассызыклады. «Әбием ягыннан мин — татар. Баянга башкарылган җырларны тыңлап үстем», — ди ул.
Төркем солисты Ильяс Миңһаҗев сүзләренчә, быел Россиянең төрле төбәкләрендә чыгышлар көтелә. «Кырым, Санкт-Петербург, Әстерханга барырга телибез. Мәскәүдә узачак Сабантуйда чыгыш ясау теләге дә бар», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. .
- «MINGAZOV» кавер-төркеме 2018 елда барлыкка килгән. 2020 елда төркем Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Барс Медиа» үткәргән «Яңа йолдыз» телевизион проектының финалисты булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз