news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«MINGAZOV» төркеме продюсеры: Татарстанны «Евровидение»да тәкъдим итәргә телибез

Каыер-төркем продюсеры Хәния Фәрхи репертуарыннан булган җырны дөнья сәхнәсенә чыгарырга хыяллана.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «MINGAZOV» кавер-төркеме продюсеры Роман Тушев Татарстанны «Евровидение»да тәкъдим итү теләге булуын әйтте.

«Мөмкинлек булса, без Татарстанны «Евровидение“да тәкъдим итәргә телибез. Быел ук әзерләнә башларга уйлыйбыз. Татар мәдәниятен шундый зур аудиториягә чыгарасы килә. Кайчан барырбыз — белмим, әмма теләк бар», — дип сөйләде төркем продюсеры Роман Тушев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Роман Тушев «Евровидение»да Хәния Фәрхи репертуарындагы җырны күрсәтергә теләвен әйтте.

«Хәния Фәрхи, Рахманкулов җырларында тәрҗемә аша биреп булмый торган әйберләр бар. Мин Хәния Фәрхи репертуарыннан берәр җырны анда күрсәтергә теләр идем. „Әлдермеш“ яки „Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә“ җырларына каверлар башкарылыр иде, бәлки. Һәр кешенең күңелендә булган җырны күрсәтәсе, әбиләр дә унсигез яшьлек кызлар да белә торган материал белән анда эләгәсе килә», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100