news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Mingazov» кавер-төркеменең беренче концерты дискотека форматында узачак

«Mingazov» кавер-төркеменең беренче концерты дискотека форматында узачак
Фото: © «Татар-информ», Cолтан Исхаков

13 февраль көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «Mingazov» кавер-төркеменең беренче концерты дискотека форматында була. Бу турыда матбугат конференциясендә төркемнең солисты Ильяс Минһаҗев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә әлеге формат җитми генә түгел, ул, гомумән, юк. Алар кечерәк форматта оештырыла, әмма «Пирамида» концертлар залында соңгы тапкыр диско форматта Элвин Грейның концерты үткән иде. Бу – 2018 елда. Шуннан бирле татар сәнгатендә мондый зур проектларның оештырылганы булмады», – дип, өстәде концертның режиссеры Айрат Ильясов.

Концертта башка артистлар белән дә чыгышлар көтелүен билгеләде төркемнең баянчысы Рүзәл Зиатдинов. «Илназар, Илдус Давлянов белән дуэтлар башкарачакбыз. Өченче кунагыбыз – ул халык артисты. Аның кем икәнлеге сер булып калсын», – ди ул.

  • Концерт «Пирамида» концертлар залында 13 февраль көнне кичке 18:30 сәгатьтә башлана. Билетларны «Пушкин картасы» буенча да алу мөмкин.
  • «Mingazov» төркеме 2018 елда оеша. Бу – Россиянең беренче татар кавер-төркеме. Егетләр татар халкының легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранҗировка ясап чыгыш ясыйлар.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot