Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңгәрдә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында автомобиль Радик Сәлаховка бирелде
Саба районында быел да билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелде. Саба җиренә 27 илдән 300гә якын көрәшче килеп бил алышты. Чемпионатның төп өлеше “Саба Арена” спорт комплексында узды. Алар 1-2 урыннар өчен кич белән Миңгәр Сабантуе мәйданында көрәште. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
“Көрәш – безнең халык тарихы, традициясе, уй-фикер образы. Шулай ук көрәш федерациясенең дөнья күләмендә иң яхшы спорт оешмасы булып танылуы белән дә горурлана алабыз. Милли спорт комлык көрәше һәм ат өстендә көрәш кебек яңа юнәлешләрдә үсеш кичерә. Спорт авыр вакытларда да халыкларны берләштергән, дуслык багланышларын ныгыткан. Бу юлы да шулай булып калсын, көрәшчеләргә җиңү, караучыларга матур тамаша телим”, – диде халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов.
Татарстан спортчылары барлык үлчәү категориясендә дә Илфат Миңнегалиев, Алмаз Миннехуҗин, Ислам Фәләхов, Динар Кәримуллин, Эмиль Мәүлин, Ренас Кәлимуллин, Раил Сәлахетдинов, Булат Мусин, Радик Сәлахов, Ранис Гыйлаҗетдинов чемпион калды. Абсолют батырга көрәшкәндә Радик Сәлахов үзеннән авыррак Ранис Гыйлаҗетдиновны отып җиңү яулады. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе призы – автомобиль тапшырылды.
Сумо көрәшен Азәрбайҗан спортчысы Җамал Фәйзиев отты. Финал ярышларының тантаналы ачылышында һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә республиканың спорт министры Владимир Леонов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз