news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минфин яңа салым кертергә тәкъдим итә

Хәзерге вакытта федераль һәм региональ бюджет экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итә.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Россия Финанслар министрлыгы яңа экология салымы кертергә тәкъдим итә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шул максаттан, Финанслар министрлыгы Россия Салым кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим белән чыкты. Бу төзәтмә нигезендә әйлән-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүне экология салымына үзгәртү каралган. Хәзерге вакытта әлеге түләү үлчәме әйләнә-тирәлекне саклау турындагы закон белән билгеләнә.

Мондый система буенча бюджетка күчкән акчалар динамикасы аның нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дип исәплиләр Минфинда. Федераль һәм региональ бюджетка экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итәргә туры килә.

Россия Салым кодексына яңа үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварынннан кертелер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100