Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минфаик ВАФИН
«Журналистлар сайлау алды агитациясе алып барырга тиеш түгелләр, алар бары тик шушы тема буенча хәбәр бирү, мәгълүмат җиткерүгә генә хокуклы»
«Журналистлар сайлау алды агитациясе алып барырга тиеш түгелләр, алар бары тик шушы тема буенча хәбәр бирү, мәгълүмат җиткерүгә генә хокуклы»
Россия халкы сайлаулар рухы белән яши. 2 нче декабрьдә Россия Дәүләт Думасы язмышы хәл ителсә, киләсе елның мартында Ил Президентын сайлаячакбыз. Һәртөрле үзгәреш, реформалар чорында яшәгәнлектән, сайлауларда да яңалыклар булу гайре табигый күренеш. Россиядә уза торган быелгы сайлауларның үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Думада мандат өчен көрәшкә әзерлек ничек бара? Һәм әлбәттә, әлеге процессларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртканда журналист халкына нәрсәләргә игътибар итү зарур. “Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда әнә шулар хакында әңгәмә корылды. Студия кунагы – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Минфаик Харис улы Вафин.
Минфаик әфәнде, иң элек агымдагы елда Россия Дәүләт Думасына үткәрелә торган сайлауларның үзенчәлегенә тукталыйк һәм бу реформаның асылы нидән гыйбарәт?
М.В.: Иң беренче һәм иң зур үзенчәлек, әгәр үткән сайлауларда Дәүләт Думасының 450 депутатының яртысы, яисә 225-е бер мандатлы округлар буенча сайланган булса, калган икенче яртысы – мандат өчен көрәштә катнашучы партияләрнең исемлекләре буенча сайланган иделәр. Быел исә булачак депутатларның 450-се дә партия исемлекләре буенча гына сайланачак. Интернеттан файдаланучыларыгыз хәтерлиләрдер, элек депутатлыкка шушы кандидатлар сайлау алдыннан халык белән очрашулар уздыра, төрле хезмәт коллективларында булалар, дебатларда катнашалар һәм һәркайсы үзләренең программа проектлары белән чыгалар иде. Бу юлы исә сизәсездер, андый чаралар бик тыныч һәм сүлпән дә бара дип әйтер идем әле. Хәзер кандидатлар бер исемлек эченә кертелгәч, мондый чаралар кирәк тә түгел дип саныйлардыр.
Үзәк сайлау комиссиясендә ел әйләнәсендә эшләрнең бетеп торганы юк, хәзер сезнең өчен тагын да мәшәкатьле чор, гади итеп әйткәндә, «кызу урак өсте». Ничә партия теркәлергә өлгерде һәм сайлауда барлыгы ничә фирка катнашачагын халык кайчан белер?
М.В.: Белгәнебезчә, Россиядә барлыгы 15 сәяси партия теркәлгән һәм шуларның 14-е, бу сайлауда катнашырга теләк белдерде. Моңа кадәр алар үзләренең оештыру эшләрен башкарды, съездларын уздырып, анда кандидатларын раслап, ул исемлекне Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырдылар. Бу – беренче этап иде. Икенче этапта исә сайлау залогы кертергә, яисә исемлекне хуплап, сайлаучыларның имзаларын җыярга кирәк. Сайлау залогының суммасы, бер партия өчен 60 миллион сум тәшкил итә, ә сайлаучыларның имзаларын җыю каралса, монда 200 мең имза зарур. Шушы 14 сәяси партиянең өчесе, имза да җыймаска һәм сайлау залогы тапшырмаска да хокуклы. Алар – бүгенге көндә Дәүләт Думасында эшләп торган 3 фирка - «Бердәм Россия», «ЛДПР» һәм «Коммунистлар партиясе». Алар Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырдылар. Дүрт партия 60шар миллион сум сайлау залогы кертеп, теркәлү өчен үзләренең документларын тапшырды. Калган җидесе – Россия төбәкләре буенча 200әр мең данә имза җыеп, шулай ук тиешле кәгазьләрен Россия Үзәк сайлау комиссиясенә китерде. Икенче этап 17 нче октябрьнең 18 сәгатенә кадәр тәмамланырга тиеш иде. 14 партия дә шушы срокка сыешты. Менә шушы процесстан соң инде Үзәк сайлау комиссиясе 7 партиянең исемлекләрен теркәде. 7 партия исә 27 октябрьгә кадәр теркәлә ала. Сайлау комиссиясендә эшнең күплеге һәм катлаулылыгы тагын шунда ки, барлык имзаларны да тикшереп чыгасы бар. Элеккеге сайлауларда брак, ягъни дөрес түгел дип табылган имзалар 20 процент рөхсәт ителгән булса, бу юлы, 5 кенә процент. Димәк, китерелгән имзалар арасында брак имзалар 5 проценттан күбрәк килеп чыкса, бу партиянең исемлеге теркәлми дигән сүз.
Тавыш бирү процедурасында яңалыклар бармы?
М.В.: Сайлау көне билгеләнгән, тавыш бирүдә үзгәрешләр юк. Гражданнар үзләренең тору урыны буенча иртәнге сәгать сигездән, кичке сәгать сигезгә кадәр сайлау участокларына килеп тавыш бирә ала. Аларга 1 бюллетень бирелә һәм анда сайлауда катнашучы партияләрнең исемнәре, гомум федераль өлешендә исемлекнең башында торган 3 фамилия һәм региональ төркемдә, шулай ук 3 фамилия күрсәтелә. Быел бюллетеньнәрне бозу яки ялган бюллетеньнәр булу очракларын чикләү максатыннан, сайлау кәгазьләренә махсус маркалар ябыштырыла. Ул бюллетеньнең өстәге уң як өлешендә урын алачак.
Мәгълүм булганча, сайлау алды һәм сайлауларның барышы массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртылып барыла. Дөрес, монда да махсус законнар нигезендә эшли журналист халкы. Монысында бу гамәлләрдә нинди дә булса яңалыклар кертеләме? Журналистларга теге яисә бу материалны биргәндә ялгышмас өчен нәрсәләрне беренче чиратта белү мәслихәт?
М.В.: Законда каралганча, мәгълүмати эшләр ике өлештән тора – мәгълүмат бирү һәм агитация алып бару. Бу сайлауларда журналистлар теге яисә бу хәбәрне җиткерү, мәгълүмат бирүдә генә катнаша ала. Шулай да мәсьәлә бик четерекле. Кайсысы мәгълүмат, кайсысы агитация икәнлекне һәр очракта аерым-аерым карарга кирәк. Агитациянең төп аерылып тора торган бер элементы, ул теге яки бу партиягә тавыш бирергә, я булмаса тавыш бирмәскә чакыру-өндәү санала. Мәгълүмат бирүгә дә җитди игътибар итү зарур, Алар аерым бер блок булып барырга тиеш һәм бер нинди комментарийсыз. Тагын бер нәрсәне искәртим. Массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматлар бирүне, бөтен партияләр өчен дә бертигез дәрәҗәдә алып бару да төп шарт булып тора. Әйтик, басма, электрон чараларда бер сайлау алды блогында берүк фирканең исеме берничә тапкыр кабатланса, бу инде агитация дигән сүз һәм биредә закон бозылган булып чыга.
Соңгы елларда респондентлар арасында төрле сораштырулар үткәрү бик популярлашты. Сайлау алдыннан журналист урамга чыгып шундый сораштырулар үткәрә аламы?
М.В.: Моңа кагылышлы да закон бар, әмма ул күп очракларда бозыла. Шуны искә алып Россия Үзәк сайлау комиссиясе махсус карар чыгарды. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү-сораштыру һәм аларны халыкка җиткерү, бастырып чыгаруның аерым шартлары бар. Сайлау алды барышында сораштыруны кем үткәрә, кайсы территориядә андый чара уздырылган, ничә кеше катнашкан, кайсы числода оештырылган һәм бу сораштырулар нинди нәтиҗәләр бирде, бу эш кем акчасына эшләнде һәм аны кем түләде? Менә шушы шартлар үтәлгән очракта гына җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, әлеге процесста законлы көчкә ия булачак.
Шул ук баш мөхәррир, нәшрият җитәкчесе үз мөмкинлекләреннән файдаланып, сайлау алдында агитация алып бара алмый булып чыга?
М.В.: Әйе, агитация бу вазифаи затларга һәм хәбәрче-журналистларга тыела. Әгәр шушы затлар – баш мөхәррирме ул, яки нәшрият җитәкчесеме, алар кандидатлар исемлегенә кертелгән булса, теге яисә бу партиянең ышанычлы затлары саналсалар, яки аларның вәкилләре булып теркәлсәләр, алар закон нигезендә хәтта мәгълүмат бирү эшендә дә катнашырга тиеш түгелләр.
Сайлау алды марафоны башланды дип саныйк һәм редакцияләргә, радио яки телевидениегә, бирелгән вакыт һәм басма мәйданнар өчен кандидат партияләр үзләренең материалларын, чыгышларын китерәләр. Баш мөхәррир аларны карап чыга һәм төзәтмәләр кертә, яки теге яисә бу урынын сызып ташлый, кыскарта аламы?
М.В.: Агитация материалларында дәүләт сере чишелә торган мәгълүматлар, экстермистик лозунглар һәм террорчылыкка чакыру, өндәмәләр һичшиксез булырга тиеш түгел. Моның өчен һәр фирка катгый рәвештә үзе җавап тотачак. Баш мөхәррир материалларда андый моментларны күрсә, ул үз фикерен җиткерә ала. Шулай да агитация текстларындагы башка нәрсәләрне ул сызып ташларга, төзәтмәләр кертергә хокуклы түгел.
Массакүләм мәгълүмат чараларында агитация эшләре сайлауга 28 көн кала гына алып барыла башлый. Календарьга күз салсак, ул 3 ноябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Агитациядә дәүләти, дәүләтнеке булмаган басма һәм электрон мәгълүмат чаралары, шулай ук муниципаль радио-телевидение һәм газеталар катнаша ала. Дәүләтнеке булган массакүләм мәгълүмат чаралары сайлауда катнашучы партияләргә агитация эшләре буенча түләүсез эфир вакыты, түләүсез басма мәйдан бирергә тиешләр, шул ук вакытта түләүле мәйданны да күрсәтергә хокуклылар. Дәүләткә карамаган радио-телевидение, газета-журнал редакцияләре исә закон нигезендә бу эштә катнашырга теләкләрен белдереп, үзләренең бәяләрен күрсәтеп игъланнарын бастырырга һәм Үзәк сайлау комиссиясенә гариза-заявкаларын бирергә тиешләр. Бездә дәүләти булмаган шундый 36 басма мәгълүмат чарасы һәм типография законлы рәвештә агитация алып барырга теләк белдерде.
Сайлау процедурасын республикада ничә комиссия алып бара һәм ул эшләрдә күпме кеше катнашачак?
М.В.: Сайлауларны оештыручы иң зур орган, ул – Россия Үзәк сайлау комиссиясе. Аннан соң һәр республикада үзләренең Үзәк сайлау комиссияләре, бездә мәсәлән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш республикада 65 территориаль сайлау комиссияләре төзелде һәм алар исә үз чиратында 2901 участок сайлау комиссиясен булдыра. Урыннарда тавыш бирү процессы нәкъ менә шул соңгыларында алып барыла да инде. Барысын бергә кушсак, безнең республикада гына да сайлау эшләрендә 30 мең тирәсе кеше мәшгуль булачак.
Әңгәмәне журналист Сөләйман НӘҖМИЕВ алып барды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз