news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минераль ашлама җитештерүчеләр ташлама тәкъдим итә

Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташлама 15-20 процент булачак

 (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Минераль ашлама җитештерүчеләр базар бәясенә ташлама ясауны арттырырга тәкъдим итте. Шулай итеп, Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташлама 15-20 процент тәшкил итәчәк, диелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.

Ташлама агымдагы елның язгы кыр эшләре дәвамында гамәлдә булачак.

Икътисади вәзгыятьнең киеренке торуын исәпкә алып, ашлама бәясен арттыру турындагы карар белән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм булачак, шулай ук минераль ашлама куллану күләмен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы культуралары уңышы югары булыр дип күзаллана.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлама җитештерүче заводлар продукциясе бәяләре буенча даими мониторинг үткәрү турында килештеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot