news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем яраткан артистым» бәйгесенә язмаларны 23 июньгә кадәр кабул итәләр

Бөтендөнья татар конгрессы сайты «Минем яраткан артистым» конкурсын игълан итә. Конкурсның максаты – татар артистларының иҗаты белән танышу, аны популярлаштыру; артистларга, аларның һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Конкурс ике номинация буенча уздырыла: «Яраткан эстрада артистым» һәм «Яраткан театр артистым». Катнашучылар өч яшь категориясендә сыналачак: 14-18 яшь; 19-25 яшь; 26 яшьтән өлкәнрәк. Конкурста иң яхшы эшләргә (ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.

Конкурста катнашучы Вконтактте социаль челтәрендәге «Минем яраткан артистым» төркемендә яраткан артисты турында язмасын урнаштырырга тиеш. Конкурска тәкъдим ителүче язма А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш; язманы артистның фотосы белән тулыландырырга мөмкин. Конкурска старт 2023 елның 24 маенда бирелә. Ул 2023 нче елның 23 июненә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында «Рәсми басма» сәхифәсендә урнаштырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100