news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Минем Такташ» спектакле премьерасы билгеләнгән көнне Тинчурин театрында күрсәтелмәячәк

Оештыручылар җәмәгатьчелекне операның концепциясе белән таныштырачаклар.

«Минем Такташ» спектакле премьерасы билгеләнгән көнне Тинчурин театрында күрсәтелмәячәк
Владимир Васильев/архив

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Минем Такташ» татар операсының премьерасы билгеләнгән көнне Тинчурин театрында күрсәтелмәячәк. Бу хакта «KazanOperaLab» лабораториясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

«KazanOperaLab» яшь иҗатчылар лабораториясе кысаларында өч опера әзерләнергә тиеш иде. Аның икесе рус телендә әзерләнде һәм февраль башында Тинчурин театры сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителде. Спектакльләрне чакырылган белгечләр карап бәя бирделәр.

Оештыручылар «Минем Такташ» операсының әзерләнеп бетмәве турында хәбәр иттеләр. Спектакль 25 февральдә күрсәтелер дип игълан ителде. Хәзер премьераның тагын да соңрак вакытка күчерелү сәбәбе әйтелми.

  • Либретто авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор - Ильяс Камал. Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова. Сценограф Лилия Мөхәммәтҗанова. Төп партияләрне Эльза һәм Артур Исламовлар башкара. Артур Исламов шагыйрь образында, Эльза Исламова – шагыйрь хатыны.
  • «KazanOperaLab» яшь иҗатчылар лабораториясенең проект авторы - Данияр Соколов. Проект "Sforzando" фонды тарафыннан Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. 

Авторлар спектакльнең рәсми премьерасына кадәр җәмәгатьчелекне аның концепциясе белән таныштырырга карар кылганнар. 26 февральдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты сәхнәсендә ул журналистлар һәм әлеге опера белән кызыксынучылар өчен күрсәтеләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot