news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем Такташ» операсы Тинчурин театры репертуарына керергә мөмкин

Минем Такташ» операсы - KazanOperaLab проектының өченче эше.

«Минем Такташ» операсы Тинчурин театры репертуарына керергә мөмкин
Владимир Васильев

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Минем Такташ» операсын театр репертуарына кертү турында хыяллана. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрсенә әйтте.

«Безнең театрда күрсәтелгән татарча музыкаль әсәрләрне җыеп атналык үткәрәсе килә. «Кара пулат»ны яңартасы иде. Әле бу хакта Артур Исламов белән дә сөйләшеп тордык. «Минем Такташ»ны алырга була. Тагын берничә әзер проектыбыз бар – либреттосы да, музыкасы да... Аласы да куясы гына», - ди Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры җитәкчелеге KazanOperaLab проекты кысаларында куелган камера операларын күрсәтү өчен үзенең 1993 елларда театрда оркестр кыскартылгач ябылган оркестр чокырын да ачты. Фәнис Мөсәгыйтов әле оркестр чокыры буенча ремонт эшләре кирәклеген дә әйтте.

  • «Минем Такташ» камера операсы - KazanOperaLab проектының өченче эше, бердәнбер татар әсәре. Либретто авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Ильяс Камал, режиссер Лилия Әхмәтова. Ильяс Камал үзе «Sforzando» яшьләр оркестрына дирижерлык та итте. Солистлар – Эльза Исламова, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов.
  • «Кара пулат» операсын Тинчурин театры «Яңарыш» фонды ярдәмендә куйды. Композиторы – Эльмир Низамов, либретто авторы – Ренат Харис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100