news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем Такташ» операсы май аенда күрсәтеләчәк

Татар операсы «KazanOperaLab» лабораториясе кысаларында әзерләнде.

«Минем Такташ» операсы май аенда күрсәтеләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Минем Такташ» татар операсының премьерасы Тинчурин театрында 17 һәм 18 майда тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «KazanOperaLab» лабораториясе җитәкчесе Данияр Соколов әйтте

«KazanOperaLab» яшь иҗатчылар лабораториясе кысаларында өч опера әзерләнергә тиеш иде. Аның икесе рус телендә әзерләнде һәм февраль башында Тинчурин театры сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителде. Оештыручылар өченче спектакльнең - «Минем Такташ» операсының әзерләнеп бетмәве турында хәбәр иткәннәр иде. Спектакль соңрак вакытка күчерелде.

Данияр Соколов әйтүенчә, хәзер спектакльнең күрсәтелү вакытын билгеләгәндә, операда катнашучы Эльза Исламованың вакытына да җайлашырга туры килгән.

  • Либретто авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор - Ильяс Камал. Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова. Сценограф Лилия Мөхәммәтҗанова. Төп партияләрне Эльза һәм Артур Исламовлар башкара. Артур Исламов шагыйрь образында, Эльза Исламова – шагыйрь хатыны.
  • «KazanOperaLab» яшь иҗатчылар лабораториясенең проект авторы - Данияр Соколов. Проект "Sforzando" фонды тарафыннан Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100