news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Минем сайлавым — минем республикам” бәйрәмен 85 меңнән артык кеше тамаша кылган

Казанда җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукыннан файдаланучылар тагын да күбрәк

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә Татарстанда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Шул уңайдан, Казан шәһәрендә “Минем сайлавым — минем республикам” бәйрәме үткәрелде.

“Казан-Арена” стадионында узган бәйрәм чарасында халык арасында “Һава шары” атракционы һәм ГТО нормаларын бирү популяр булган. Көн дәвамында стадионда барган бәйрәм чарасын 85 меңнән артык кеше тамаша кылган.

Кичә сайлау участокларына килүчеләргә махсус браслет та бирелде. Ул браслет көн дәвамында шәһәрнең җәмәгать транспортларында бушлай йөрү мөмкинлеге бар иде. Бу мөмкинлектән 305 мең кеше файдаланган. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов хәбәр итте.

“Бәйрәм, чыннан да, зур күләмдә узды. Кешеләрнең кәефе күтәренке иде, бу бәйрәмдә күпчелекне яшьләр тәшкил итте. Бу традиция киләсе елларда да дәвам ителер дип ышанасы килә”, - диде мэр Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100