news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем мәктәп online» каналында яңа теледәресләр расписаниесе билгеле

«Триколор» оператор өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнү өчен дәресләр күрсәтә башлады.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы «Триколор» мультиплатформалы оператор белән берлектә «Минем мәктәп online» белем бирү телеканалын эшләтеп җибәрде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге дәресләр өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Белем бирү телеканалын барлык теләүчеләр дә карый ала. Аны иярчен аша (каналларның гомуми исемлегендә 408 номеры астында) яки онлайн — Smart TV да, смартфоннар, планшетларда «Триколор Кино и ТВ» бушлай кушымтасында карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100