news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Минем кече Ватаным” I Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Татарстан кызы да бар
Иҗади эшләр барлыгы 6 номинация буенча бәяләнгән
Скопировать ссылку
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре, үз милләте вәкиле булуын тану һәм кече Ватаны белән горурлана белүне тәрбияләү максатыннан, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган “Минем кече Ватаным” I Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләр игълан ителеп, 18 май көнне аларны Мәскәүдә бүләкләү тантанасы булды.
Барлыгы 6 номинация буенча бәяләнгән лауреат, дипломант һәм махсус премиягә лаек булган 25 егет һәм кыз арасында якташыбыз да бар. Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Гүзәл Фәхаровага “Минем торак пунктым тарихы” номинациясендә махсус премия бирелгән.
“Татар-информ” агентлыгына бу хакта Россия Авыл яшьләре берлеге иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot