news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Минем Казаным» фотоконкурсы старт алды

Казан мэриясе шәһәр халкын I Шәһәр ачык фотоконкурсында катнашырга чакыра

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан шәһәре мэриясе белән «Казан фотоклубы» иҗтимагый оешмасы 15 майдан «Минем Казаным» («Моя Казань») I Шәһәр ачык фотоконкурсын игълан итте. Чөнки казанлылар цифрлы фототехниканы яратып сатып ала, фотосурәтләр белән кызыксына.
Казан фотоклубы мәгълүматларына караганда, www.KazanFoto.ru сайтында гына да 779 фотограф теркәлгән. Шунда алар фотоларын үзлегеннән урнаштыра яки үз сайтларына куя. Боларны истә тотып, оештыручылар шәһәр күләмендә фотоконкурс үткәрүне кулай саныйлар. Аерым кешеләр оештырган андый конкурслар зур күләмле булмаганга, әлеге иҗади ярышның актуальлеге аңлашыла да. Соңгы елларда уздырылган иң зур конкурс дип «Эпоха портреты» («Портрет эпохи») Халыкара фотография фестивален атарга була. «Минем Казаным» конкурсы исә җәй буена бара, ә нәтиҗәләр быел сентябрь азагында игълан ителә. Иң уңышлы дип саналган фотоларны сайлап алып, «Казан» милли мәдәният үзәгендә тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк һәм Казан шәһәре мэриясенең www.kzn.ru рәсми порталына эленәчәк (әлеге сайтта бу конкурсның шартлары белән танышырга мөмкин).
 «Минем Казаным» конкурсы район (3 номинация) һәм гомумшәһәр (7 номинация) турларыннан гыйбарәт, ләкин фотографлар район турына катнашмыйча, шәһәрнекенә генә дә катнаша алалар. Һәр номинация буенча 3әр призлы урын каралган. 
 Июнь аенда фотоконкурсның он-лайн режимындагысы мэрия порталы битләрендә дә оештырыла, арада иң яхшыларын әлеге порталга керүчеләр сайлап ала.
 Нәтиҗәдә, 20-25 августта район турларында җиңүчеләргә фото сәнгате кирәк-яраклары рәвешендәге призлар бирелә, сентябрь азагында гомумшәһәр турында җиңүчеләргә - акчалата призлар, ә гран-при күләме - 30 мең сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot