news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем каләмем» Бөтенроссия иҗади бәйгесенә гаризаларны 23 апрельгә кадәр тапшырырга була

«Белем.ру» һәм «Белем радиосы» белән берлектә «Минем каләмем» Бөтенроссия иҗади бәйгесен уздыра.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгене уздыруның төп максаты: балалар һәм яшүсмерләр арасында уку һәм әдәби иҗатны популярлаштыру, ике телдә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларны илһамландырып, аларга үсәргә ярдәм күрсәтү.

Бәйгедә 8–18 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Конкурсантлар эшләре 23 апрельгә кадәр кабул ителә.

Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы авторлар дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм «Белем радиосы» тапшыруларына кунак буларак чакырылачак. Шулай ук, бәйге нәтиҗәләре нигезендә, «Белем радиосы» студиясендә бушлай язылырга мөмкинлек алучы һәм әсәрләрен радиодан яңгыратучы авторлар исемлеге билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100