Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Минем илем – минем Россиям» конкурсы финалында Татарстанны дүрт кеше тәкъдим итәчәк
Татарстаннан дүрт кеше «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты – «Минем илем – минем Россиям» бөтенроссия конкурсының ХХІ сезоны финалына үтте. Бөтен илдән барлыгы 300 кеше җиңү өчен көрәшәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Финалистлар дистанцион форматта конкурс экспертлары алдында проектларын яклаячак. «Минем илем – минем Россиям» конкурсы «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла», – диелә хәбәрдә.
Конкурста Татарстанны түбәндәгеләр тәкъдим итәчәк:
- «Алга китеш Art» проекты белән Казан шәһәре Идел буе районы 35 номерлы лицее муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе – «Галактика» белем бирү үзәге укучысы Мәрьям Галәвиева;
- 14 яшьтән өлкәнрәк ишетүче һәм начар ишетүче ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен «АУРИНА ХӘСӘНОВАНЫҢ MINI STUDIO MANICURE» проекты белән «180 номерлы күппрофильле полилингваль гимназия» укучысы Аурина Хәсәнова;
- «Имин тимер юл» проекты белән Горький тимер юлы структур бүлекчәсе – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Казан шәһәре Балалар тимер юлы өстәмә белем бирү педагогы Елена Гудалина;
- «Цирк турында сөйлә. Менталь тайпылышлы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Россиянең яңа социаль практикасы» проекты белән «Калабала» нәни тамашачылар өчен башкару сәнгате ассоциациясе җитәкчесе Алмаз Садриев.
Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан, шулай ук тугыз чит илдән 55 меңнән артык кеше катнашты. Быел бәйге Россия территорияләре социаль-икътисади үсешенең барлык өлкәләрен диярлек үз эченә алган 13 номинациядә узды.
«Минем илем – минем Россиям» конкурсының төп идеясе – яшьләрне Россия төбәкләре социаль-икътисади үсешенең кискен мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз