Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм бәйгесенә гаризалар кабул ителә
"Фотография", "Рәсем", "Видеоролик", "Социаль плакат", "Инша", "Әдәби иҗат", "Журналистика" форматларындагы эшләр кабул ителә.
(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). "Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм яшьләр патриотик конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурсны оештыручылар – РФ Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә "Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк" АКО, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һ.б.
Бәйге ноиманцияләре "Урман – милли байлык", "Безнең заман геройлары", "Минем җирем – Россия!", "Иминлек балачагы", "Гагарин һәм Космос", "Гомерләрне коткара торган кешеләр", "Россиянең спорт горурлыгы", "Хезмәт кешеләре", "Коррупциягә каршы Балачак!", "Күпмилләтле Россия", "Россиянең фәнни казанышлары" һәм "Россиядә ял итү вакыты!".
Конкурс эшләрен тапшыру формалары: "Фотография", "Рәсем", "Видеоролик", "Социаль плакат", "Инша", "Әдәби иҗат", "Журналистика".
Конкурста катнашуга 11 яшьтән 18 яшькәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы балалар чакырыла. Гаризалар 2019 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз