Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минем бәхетем басуларда - "Чаллы яшелчәсе" механизаторы
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының алдынгы механизаторы Игорь Снигур кырда инде егерме бишенче көзен каршылый.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының алдынгы механизаторы Игорь Снигур кырда инде егерме бишенче көзен каршылый. Алдынгы тракторчы хакында район басмасы яза.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары. Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.
Игорь Снигур нәтиҗәле эшнең нигезендә бөртекләп башкарылучы ныклы хезмәт булуын яхшы белә. Аның турында хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов: «Төн уртасында җир җитешкән, сөрергә кирәк дисәң, сикереп торып, кырга чыгып китәргә мөмкин», – дип сөйләде. Иртә яздан кара көзгәчә механизаторның көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булмый.
Игорь Чаллы шәһәрендә туган. Авылда тумаса да, аның «кендеге җиргә берегеп» үсә. Мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Кече яшьтән үк иген кырларында өлкәннәргә булышырга тырышып йөрүләре эзсез калмый. Кайсы басуның нинди үзенчәлеккә ия булуын үзе кул арасына керә башлагач ук күңеленә сеңдерә. Гомерен авыл хуҗалыгы һөнәренә багышлаган бабасы оныгының да шул юлдан китәргә атлыгып торуын күреп сөенә.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәч, яшь егетне тормыш җилләре ерак Липецк өлкәсенә илтә. Биредә ул «Маяк» колхозында механизатор булып эшли. Егет, тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән, алар белән ярышып, яхшы күрсәткечләргә ирешә бара. Шулай итеп, җитәкчелекнең дә ышанычын аклый. Димәк, өлкән буынга тәҗрибәле алмаш була. Колхозда эшләгән чорда Наталья исемле кыз белән таныша һәм гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә.
1998 елда Игорь гаиләсен үзенең туган якларына алып кайта. Авыл хуҗалыгы тармагында җитәрлек тәҗрибә туплаган егетне «Камский» җитештерү кооперативына эшкә алалар. 12 ел тирәсе биредә намус белән хезмәт куйганнан соң, гаилә башлыгы «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгына барып урнашырга карар итә. Шул көннән башлап, әлеге хуҗалык кырларында иген үстерергә керешә, урып-җыю чорында комбайнда эшли. Аннан, тракторына утырып, басу-кырлар сөрүдә, печән чабу, йөк ташуда хезмәт куя. Алны-ялны белми тырышып эшләве, техниканы карап, саклап тота белүе өчен, хуҗалык җитәкчесе аның эшен югары бәяли. «Язын – чәчүдә, җәен – җыюда, көзен – сөрүдә Игорь. Үз эшен ихлас яратып эшли торган механизатор ул», – диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Халык телендә «Эш сөйгән – бәхетен табар» дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор Игорь Снигур ак бәхетен кара басулардан тапкан. «Минем бәхетем – басуларда. Үз гомеремне кырлардан һәм техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм», – ди ул. 25 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора.
Кыр эшләре вакытында, өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә дә күнеккәннәр инде. Хәер, тормыш иптәше Наталья да авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булмаса, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Снигурлар гаиләсендә йорт эшләрен башкаруда бүленеш юк: кем нәрсәгә өлгерә, шуны эшли тора. Улларын да мөстәкыйль тормышка әзерләп үстергәннәр. Икесе дә һөнәрле егетләр, тормышта урыннарын табып, җиң сызганып эшләп яшиләр. Әтиләренең хезмәткә мөнәсәбәте, эшкә уңганлыгы улларына да үрнәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз